Бүген, 26 апрельдә, Чернобыль АЭС авариясенә 36 ел тулу көнендә, район хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре вазыйфаларын башкаручы Римма Фәсхетдинова, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев катнашында чара узды.
Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары һәлак булган иптәшләрен искә алырга килделәр.
Эльвира Вәлиева үз чыгышында болай дип билгеләп үтте: «Алар чын батырлык күрсәттеләр, бик күп кеше гомерен саклап калдылар. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга мәңгелек дан... »
Чарада катнашучылар Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль геройларына куелган Истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
Моннан тыш, көн дәвамында район мәктәпләре укучылары тарафыннан Чернобыль АЭС һәлакәте герой-ликвидаторлары хөрмәтенә чәчәкләр салу оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 апрель 2022, 16:34