Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен шәһәр җәмәгать транспортының гомуми линияләреннән ерак торган бакчачылык ширкәтләренә сезонлы пассажирлар йөртү оештырыла. Май аеннан сентябрьгә кадәр 83 бакчачылык ширкәтенә 39 маршрут буенча хәрәкәт оештырылачак. 2021 елда 473 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 305 меңе ташламалы категория гражданнар. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елның 14 апрелендә бакчачы коммерцияле булмаган ширкәтләргә автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүне гамәлгә ашыру белән бәйле эшләрне башкару өчен аукцион үткәрелде. 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы оешмалар билгеләнде – бу «Альтекс» компанияләр төркеме һәм «Авантех» ҖЧҖ.

Ел саен, 2005 елдан башлап, шәһәр бюджетында транспорт хезмәтләре өчен түләүне финанслау карала. Агымдагы елда транспорт хезмәте өчен йөртүчеләргә 15 млн сум акча бүлеп бирелә. 2021 елда автобусларның гомуми йөреше 0,5 млн километрдан артык тәшкил иткән.

Автобусларның китү вакыты 7:00 сәгатьтән 8:30 сәгатькә кадәр һәм 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр билгеләнгән расписание буенча.

Алып китү оештырылган тукталышлар төзекләндерелгән: автобусны көтү өчен эскәмияләр урнаштырылган, өстәмә чүп савытлары куелган.

2019 елдан башлап бакчачылык ширкәтләренә йөрү электрон социаль йөртү билетлары – ташламалы транспорт карталары буенча гамәлгә ашырыла.

Элегрәк, 2019 елга кадәр, ташламаларга ия булучыларга айга алты тапкыр бару өчен талоннар бирелгән, 2019 елдан башлап йөрү саны чикләнмәгән. Ташламалы транспорт карталарыннан 20дән артык категория пассажир, шулай ук барлык төр пенсия алучылар да файдалана. Ташламалы йөрү барлык 39 маршрутта да гамәлдә. Калган пассажирлар өчен юл бәясе шәһәр чикләрендә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу бәясе (27 сум) һәм шәһәр читендә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу бәясе суммасы буларак билгеләнә.

Дүшәмбе, 25 апрель 2022, 08:37