Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты – «Кама» ФҖП ҖЧҖ металлорукавлар ясау буенча яңа линия ача. Узган ел компания Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Коммерцияләштерү» программасы буенча 15 млн.сум күләмендә грант откан һәм быел ук шул акчаларга яңа җиһазлар сатып алган. Хәзер оплеточный машиналарының җибәрү-көйләү эшләре бара, әмма инде июнь аенда станоклар тулы куәтендә эшләячәк. Металлорукавлар ясау буенча линияләр – Татарстанда бердәнбер. Бу продукция авиация, космос сәнәгатендә, тимер юлларда кулланыла.
Моннан тыш, заводта сильфон компенсаторлар җитештерелә. Бу хәрәкәтләрне, температура деформацияләрен, вибрацияләрне кабул итәргә һәм компенсацияләргә мөмкинлек бирүче җайланма. Куллану өлкәсе – машина төзелеше, җылылык белән тәэмин итү, металлургия, суднолар төзелеше, химия сәнәгате, криоген сәнәгать, нефть транспортлау.
Җитештерүгә ихтыяҗ бик зур, шул исәптән Яр Чаллы төзелеш предприятиеләре тарафыннан – алар җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын үткәрү өчен продукция сатып алалар.
«Кама» тулысынча импортны алмаштыруга чыкты – күгәрми торган тасма Төркиядән, кирәкле диаметрлы торбалар Әлмәт заводыннан сатып алына», – дип хәбәр итте предприятиенең генераль директоры Рөстәм Харисов.
Шелкопрядтан тыш, компания япон автоматик наконечниклар җитештерү станогын сатып алган, ул якын арада эшли башлаячак.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова предприятие җитәкчелеге белән җитештерү процессы, укыту белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 апрель 2022, 16:55