Якшәмбе, 8 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 апрельдә Өченче буын университетының өлкән яшьтәге студентлары цифрлы белем буенча Республика IT-Олимпиадасының I этабы булган ярышларда катнаштылар.

Чаллылыларга эзләү системасын кулланып, бирелгән мәгълүматны табарга, шартларга туры китереп дөрес җавапларны формалаштырырга, Пенсия Фондының мобиль кушымтасында бирелгән мәгълүматны табарга, скриншотлар ясарга, үз смартфоныннан файлларны беркетеп хат җибәрергә, мәгълүмати куркынычсызлык буенча тест сорауларына җавап бирергә кирәк.

Әлеге белемнәр Өченче буын университеты курсларында бирелә.

IT-Олимпиадада катнашучыларны Яр Чаллы шәһәре Пенсионерлар берлеге рәисе, депутат Эдуард Фәттахов сәламләде.

"Без искиткеч вакытта яшибез. Чөнки миңа да, малай чагында, цифрлы дөньяда барган вакыйгалар фантастик сыман тоела иде. Дөнья бер урында гына тормый. Заманча чаралардан файдалана белү тормыш таләбенә әверелде. Сез булдырасыз", - диде Эдуард Фәттахов һәм биремнәрне үтәүдә уңышлар теләде.

Киләсе уку елында цифрлы белемне үзләштерергә теләгән өлкән буын кешеләренә инде хәзер үк Өченче буын университетына гариза бирергә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының 7/20 һәм 32/17 клиентлар хезмәтләре вахталарында кабул ителә.

Җомга, 22 апрель 2022, 14:40