Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 май алдыннан 39/10 йорт ишегалдында бәйрәм оештырылды. Микрорайонда яшәүчеләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбенең тынлы һәм бәрмә уен кораллары оркестрына кушылып «Җиңү көне» җырын башкардылар.

Бүген комплекста тугыз ветеран яши. «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясенә кушылырга шуларның дүртесе килде. Сәламәтлекләре буенча ишегалды бәйрәменә чыга алмаган ветераннарны өйләренә барып котлыячаклар.

Акциядә катнашучыларны Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев сәламләде: «Мин сезне якынлашып килүче бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлыйм. Ветераннарыбызга сәламәтлек, барыбызга да тыныч күк йөзе телибез!».

Акцияне 54 нче мәктәп укучылары да хуплады. Укучылар ак кәгазьдән ясалган күгәрченнәр белән килделәр. Алар күккә ак шарлар очырдылар.

Чараны «39 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова оештырды. «9 май алдыннан бәйрәм мохите булдырасы килде. Барлык ветераннарга да 90 яшьтән артык. Яшьләр өчен – бу патриотик тәрбия. Безнең балалар үз бабаларының батырлыгын белергә һәм истә тотарга тиеш», - дип билгеләп үтте ул.

Ветераннарга идарәче компанияләрдән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

«39 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе шәһәр, республика һәм ил күләмендә үткәрелә торган барлык хәрби-патриотик акцияләрдә актив катнаша. Алар ел саен «Георгий тасмасы», «Тынычлык күгәрчене», «Җиңү Йолдызы» акцияләрендә катнашалар.

Җомга, 22 апрель 2022, 13:59