Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ремонт барышын бәяләде һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, Яр Чаллыда барлык планлаштырылган проектлар да тормышка ашырыла дип билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП техникасы Халыклар дуслыгы проспектында эшли. Асфальт катламын фрезерлау, борт ташларын демонтажлау эшләре бара. Хәзерге юл урынына анда боҗралы юл булачак. Өстәвенә, боҗрага кермичә генә борылышта хәрәкәт юнәлешен үзгәртү мөмкинлеге дә булачак. Шулай ук 3,5 метрлы өч полоса, бүлү полосасы, яңа тротуарлар һәм өч заманча тукталыш павильоны барлыкка киләчәк.

«Моннан тыш, юл эшләре белән бер үк вакытта коллекторны ремонтлау да алып барыла. Су чыгару белән бәйле проблемалар булмасын өчен, акрынлап торбалар, коелар алыштырылачак», - дип хәбәр итте «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Марат Анисимов.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Яр Чаллыда күп санлы проектлар гамәлгә ашырыла: «Безнең ишегалды» проекты кысаларында йорт яны территорияләрен реконструкцияләү эшләре башланган, Гостев урамында Мәләкәс елгасы аша күпер төзелеше тулы куәтенә бара, «Хайер Корпорациясе» урамы – Яңа һәм Әҗмәкәй поселокларына 4 полосалы юл ремонтлана.

«Халыклар Дуслыгы урамында эш алып барыла, гамәлдәге юл бик уңайлы түгел, барлык эшләр дә булган юлны бушатырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Наил Мәһдиев. - Проект расланган һәм барлык тиешле хезмәтләр белән килештерелгән, эшләр план нигезендә алып барыла. Октябрь башында объект тапшырылырга тиеш. Аның бәясе 240 млн. сумга якын».

Шәһәр хакиме юлчыларның игътибарын юл торышына юнәлтте һәм борт ташын, грунтны җыеп алу кирәклеге турында кисәтү ясады.  

Җомга, 22 апрель 2022, 12:57