Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мариупольдән килгән кешеләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Шәһәр Советы депутатлары, эре оешма җитәкчеләре «Жемчужина» шифаханәсендә һәм «КАМАЗжилбыт» тулай торагында яшәүче гаиләләргә ярдәм күрсәтәләр. Алар кием-салым, балалар өчен уенчыклар, ә Яр Чаллы рестораторлары 300ләп комплект савыт-саба сатып алды. Чаллылылар "Нур" яшьләр үзәгенә кием-салым, китаплар, балалар уенчыклары алып килделәр.

Бүген санаторийга Менделеевск шәһәреннән гуманитар ярдәм килде. Алар арасында беренче чиратта кирәкле товарлар: порошок, шампунь, урын-җир әйберләре һәм башкалар.

Сүз уңаенда, әгәр шәһәр, республика халкы авыр хәлдә калган кешеләргә финанс яктан ярдәм итәргә тели икән, матди ярдәм монда кабул ителә:

Яр Чаллы шәһәренең мәдәният, спорт һәм үсеш фонды

ИНН 1650305925

КПП 165001001

р\сч 40703810000000000196

к\сч 30101810622029205933

«АКИБАНК» ААҖ

БИК 049205933

Түләү билгеләмәсе: ирекле взнос: Украинадан мәҗбүри күченүчеләргә матди ярдәм, НДС салымсыз.

Пәнҗешәмбе, 21 апрель 2022, 14:04