Яр Чаллының «Биформ» компанияләр төркеме машина төзелеше производствосында технологик җиһазларны оператив рәвештә ясарга мөмкинлек бирүче яңа проектын башлап җибәрә. «Биформ» КАМАЗ запас частьләрен, штамп җиһазларын (тормоз аппаратурасы, комплектлау җиһазлары, КАМАЗ кабиналары өчен кузов панельләре) җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
Предприятиенең җитештерү куәтләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова танышты.
Яңа проектны гамәлгә ашыру өчен предприятие уникаль җиһаз – җиһазлар әзерләү һәм листлар штамплау линиясен сатып алды.
«Мәсәлән, җиһаз ясау 1000 сәгать таләп итә, ә монда барысын да 24 сәгать эчендә эшләп була», – дип аңлатты «Биформ» компанияләр төркеме генераль директоры Данил Бородулин.
«Биформ» компанияләр төркеме «КАМАЗ» заводы белән тыгыз хезмәттәшлек итә, фирманың оригиналь һәм универсаль запас частьләр эшләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Арадашчылардан башка эшләү – җитештерү фирмасының иң мөһим өстенлекләреннән берсе, ул Яр Чаллы продукциясенең югары сыйфатын гарантияләргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук компанияләр төркеме люкс автомобильләрен җитештерүче Aurus өчен җиһазлар һәм штампланган кузов детальләрен җитештерә. Алар белән хезмәттәшлекне ике ел элек башлаганнар. Шулай итеп, Яр Чаллыда Aurus автомобиль заводы өчен панель бүлгечләр штамплыйлар.
«Бу безнең өчен әһәмиятле проект. Озак вакыт дәвамында сертификацияләү процессын үттек. Без әлеге проект ярдәмендә техник яктан үсешкә ия булдык», – дип билгеләп үтте Данил Бородулин.
Әлеге швед җиһазы детальләрне югары класслы өчүлчәмле лазерлы сканерлау һәм аның цифрлы моделен булдыру мөмкинлеген бирә. Бу аны әзерләү өчен югары сыйфатлы җиһазлар җитештерергә мөмкинлек бирә.
Предприятие үз эшчәнлеген 2002 елда башлаган. Бүген биредә 150ләп хезмәткәр эшли.
Югары квалификацияле персонал, җитештерелә торган эшләнмәләрнең заманча конструкциясе, кирәкле җиһазларны эшләү мөмкинлеге – яңа эшләнмәләрне үзләштерергә һәм аларны кирәкле күләмдә үз җиһазларында чыгарырга мөмкинлек бирә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 апрель 2022, 15:57