20 апрельдә Казанда булып узган Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Быел татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 8-11 сыйныф укучылары, шул исәптән татар телен өйрәнүче мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләреннән, шулай ук татар филологиясе факультетлары студентлары һәм башка юнәлешләрдә белем алучы студентлар катнашты. Катнашучылар КФУ порталында теркәлеп, дистанцион тест уздылар. Финалистлар Казанга чакырылган иде.
Җиңүчеләр арасында – 41 нче мәктәптән Нина Иванова, призерлар – 2 нче гимназиядән Айсылу Ишалина, 30 нчы мәктәптән Роза Әмирова.
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре буенча 41 нче мәктәп һәм 54, 76 нчы гимназия укучылары призлы урыннарга лаек булдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 апрель 2022, 14:38