Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елның 23 апрелендә 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Балалар сәләтен үстерү: тәҗрибә, өндәмәләр, перспективалар» дип аталган Республика гамәли-юнәлешле семинар узачак. Чара Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәме белән узачак. Семинар 10:00 сәгатьтә башланачак.

Пленар өлештә мәгариф идарәсенең балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлекчәсе мөдире Татьяна Бросалина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Алексей Зиновьев, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йорты директоры Татьяна Певгова, психологик фәннәр кандидаты, КФУның Яр Чаллы филиалының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, юридик һәм социаль фәннәр бүлеге мөдире Ләйсән Закирова, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортының интеллектуаль үсеш бүлеге мөдире Венера Зарипова.  

Семинарда төрле юнәлешләр буенча 14 мастер-класс үткәреләчәк, 7 секция эше оештырылачак. Семинар эшендә өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче 150дән артык хезмәткәр катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 21 апрель 2022, 09:00