Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Дәүләт Думасы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законга шәхси мәгълүматларны мәҗбүри җыюга чик куючы төзәтмәләрне өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Бүген товарлар сатып алганда яки хезмәтләр өчен түләгәндә, беренче чиратта, онлайн-кибетләрдә кешеләрнең шәхси мәгълүматларын: телефон номерларын, электрон почта адресларын һәм башка мәгълүматларын җыялар. Еш кына, чыннында, әлеге мәгълүматларның кирәклеге дә юк. Без кабул иткән төзәтмәләр кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Документ нигезендә, сатучыларга, шәхси мәгълүматларны тапшырмау сәбәпле, килешүне төзегәндә, үзгәртүдә, өзүдә яки үтәүдә баш тарту тыелачак».

Шулай ук закон нигезендә килешүнең рөхсәт ителмәгән шартлары исемлеге дә беркетелә. Мондый шартларга түбәндәгеләр кертелгән: килешүне үтәүдән баш тарткан өчен кулланучыга штраф санкцияләре билгеләү, кулланучы ризалыгыннан башка түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтү, түләү ысулын һәм формасын сайлау хокукын чикләү һ.б.

Килешүнең рөхсәт ителмәгән шартлары элек төзелгән шартнамәләргә дә кагыла.

Федераль закон 2022 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.

Пәнҗешәмбе, 21 апрель 2022, 08:52