Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Экспо-Кама» күргәзмә үзәгендә 22-24 апрельдә 11 нче Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак.

Россиянең төрле почмакларыннан автомобиль, самолет, корабльләр һәм башка техника модельләрен ясау һәм җыю белән мавыгучы кешеләр җыелачак.

Слет 22-24 апрельдә күргәзмә форматында узачак. Төп чара 23 апрельдә узачак.

Күргәзмәдән тыш, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру белән иң яхшы эшләр конкурсы оештырылачак.

Өченче ел рәттән конкурста «КАМАЗ» автомобиленең иң яхшы моделе өчен аерым номинация каралган. «КАМАЗ» ААҖ вәкилләре иң кызыклы өч йөк машинасының модельләрен сайлаячак, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Беренче тапкыр «УРАЛ» автомобиле модельләре номинациясе тәкъдим ителде. Иң яхшы модельне «УРАЛ»ның  рәсми дилеры – «РариТЭК» компаниясе вәкилләре сайлаячак .

Керү һәм катнашу бушлай.

Слет Яр Чаллы модельчеләр клубы, Казан, Самара, Тольятти, Сызрань, Чабаксар, Красноярск, Хабаровск шәһәрләре модельчеләр клублары, «Экспо-Кама» күргәзмә үзәге ярдәмендә уза.

Слетны үткәрүдә «КАМАЗ» ААҖ, «РариТЭК», «КАМАЗ-Мастер», «ДОСААФ», «Герат», шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре булыша.

Слетның рәсми төркеме: http://vk.com/volgaregion4

Төркемнең фото- һәм видеоальбомнарында чараның тарихы белән танышырга мөмкин.

Чәршәмбе, 20 апрель 2022, 11:43