«Камаз» мәдәният сараенда Үзәк районы хакимияте башлыгын соңгы юлга озаттылар. Аның белән хушлашырга туганнары һәм якыннары, мәктәптән, Башкарма комитеттан, районнан хезмәттәшләре, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре килгән иде.
Хәтер вахтасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тордылар. Искәндәр Нургаләм улы шәһәрдәшләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга күп көч һәм энергия сарыф иткән, бу кешеләр тарафыннан тиешле дәрәҗәдә бәяләнмичә кала алмый. Кайгы уртаклашу сүзләрен бөтен Татарстаннан җиткерделәр.
«Теләсә нинди тормыш хәлләрендә ул тәртипле, мәрхәмәтле, сабыр булды. Сүз дә юк, бу аны күп кенә хезмәттәшләреннән аерып тора иде. Без барыбыз да аңлыйбыз, муниципаль хезмәткәр эшендә гади хәлләр булмый. Район башлыгының төп эше – хуҗалык, кешеләр белән эшләү. Ул яшьләр өчен дә яхшы үрнәк иде», - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Саубуллашу сүзләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия директоры Лиза Нәбиуллина, 18 комплексының «Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Светлана Гурлева да әйттеләр. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров мәрхүмнең гаиләсенә җылы сүзләр белән телеграмма юллаган.
Искәндәр Нургаләм улының энесе Илсур Галимов саубуллашырга килгән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. «Без кадерле кешебезне озатабыз. Ул абыем гына түгел, ә хәтта әтине дә алыштырган кеше иде», - диде ул.
Искәндәр Нургаләм улы «Молодежное» зиратында җирләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 20 апрель 2022, 12:14