Август аенда «Саулык»та хәрби-тарихи лагерь оештырылачак
"Мәдәният" илкүләм проектының "Иҗади кешеләр" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Россия хәрби-тарихи җәмгыяте" Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы тарафыннан 2019 елдан 2024 елга кадәр «Геройлар иле» хәрби-тарихи лагерьлар программасы тормышка ашырыла. Аларда илнең 39 регионыннан 14200 бала һәм яшүсмер катнашкан инде.
Лагерьларны оештыру Россия Федерациясе федераль бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. Катнашучыларны илтү җибәрүче як тарафыннан тәэмин ителә.
2022 елның августында конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә хәрби-тарихи лагерь уздырылачак, анда 12-17 яшьлек 1000 бала һәм яшүсмер катнашачак.
Хәрби-тарихи лагерьларда катнашу өчен гаризалар СтранаГероев.рф. рәсми сайтында кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(800)777-68-43; эл.почта: vil@stranageroev.ru.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 20 апрель 2022, 09:14