Дүшәмбе, 9 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында «Душа России миру шепчет» дип исемләнгән инглиз телендә шигырь укучыларның республика лингвистик конкурсы игълан ителде.  

Конкурсның төп идеясе – рус шигъриятенә, аның хисенә һәм моңлылыгына игътибар җәлеп итү.

Конкурста катнашу бушлай. Конкурс 2022 елның 17 маена кадәр үткәрелә.

Беренче этапта конкурста катнашучы татар шагыйрьләренең шигырен инглиз һәм рус телләрендә укып видео төшерә. Видеода инглиз һәм рус телләрендә титрлар булырга тиеш. Икенче этапта бәйгедә катнашучы сәхнәдән Россия шагыйрьләренең шигырен инглиз телендә башкарачак.

Конкурс эше 7-10 яшьлек катнашучылар; 11-14 яшьлек катнашучылар; 15-18 яшьлек катнашучылар арасында түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә: «Люблю тебя, мой край родной!»; «Судьба и Родина едины!»; «Татарстан мой, горжусь тобой»; «Любовь что движет солнце и светила»; «Стихи собственного сочинения»; «У дружбы нет цены».Һәр номинация 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнүне күздә тота. Оештыручы өстәмә номинация билгеләргә хокуклы.

Биремне үтәүгә өченче затлар җәлеп ителергә мөмкин, аларның конкурста катнашуын һәм гамәлләрен бәяләү каралмаган. Катнашучы сертификаты яки җиңүче дипломы конкурста катнашучыга адресланачак.

Барлык мәгълүмат конкурсны оештыручының рәсми сайтында: www.language-world.ru. 

Сишәмбе, 19 апрель 2022, 17:02