Шәһәр мәктәпләренең 2-4 сыйныф укучыларын иҗади эшләр конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проектның максаты – укучыларны мәдәният учреждениеләре тарафыннан үткәрелә торган төп мәдәни вакыйгалар һәм мәдәни-ял чаралары белән таныштыру.
Конкурста катнашу өчен, мәдәният учреждениеләренә бару, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, иҗат күнекмәләрен үстерү һәм мәдәният турында мәгълүмат ресурслары белән танышу нәтиҗәләре буенча иң истә калган мәдәни чара турында презентация, фото яки видео материаллар тапшырырга һәм эссе язарга кирәк.
Иҗади эшкә таләпләр: word форматындагы электрон формада эссе, 1-2 биттә; PPTX, PPTM, PPT, PDF (Microsoft Office PowerPoint) форматларының берсендә фотоматериаллар яки видеоматериаллар урнаштырылган 10 слайдтан да артык түгел (10 фото, яхшы сыйфатта 1 видео) презентация.
Бәйгене үткәрү вакыты: 19 апрельдән 6 майга кадәр. Иҗади эшләрне 6 майга кадәр library-oa@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, белешмәләр өчен телефон: 71-40-88, 70-02-29.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 19 апрель 2022, 16:12