Сишәмбе, 17 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы иҗат коллективлары катнашты. Быел фестиваль 23 нче тапкыр узды.

Фестивальдә катнашу өчен 180 коллектив үз гаризаларын калдырган, шуларның 70е –«Музыка», 28е – «Хореография», 26сы – «Театр һәм оригиналь жанр», 28е – «Журналистика/блогинг» юнәлешләре буенча. 

«Студентлар язы» фестивале ел саен иң зур иҗади чара булып тора, ул яшьләргә эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, төбәкнең мәдәни потенциалын үстерү һәм сәләтле студентларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Ел саен үткәрелә торган фестивальне оештыручылар – шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән «Шәһәр студентлар советы» һәм «Студентлар лигасы» яшьләр берләшмәләре, «Нур» яшьләр үзәге.

Сишәмбе, 19 апрель 2022, 13:19