Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Мэриядә узган Аппарат киңәшмәсен бер минут тынлык белән башладылар. Башкарма комитет хезмәткәрләре Камчатка краенда чаңгы марафоны вакытында вафат булган Искәндәр Галимовны искә алдылар. Ул Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы хакимияте башлыгы иде.

1960 елның ноябрендә Алексеевск районында туган. Армиядә хезмәт иткән, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 15 ел дәвамында 58 нче мәктәп директоры булып эшләгән. 2 ел дәвамында Башкарма комитет Аппаратын җитәкләде, 2012 елдан – Үзәк районы хакимияте башлыгы булып эшләде.

«Безнең хезмәттәшебез, иптәшебез, фикердәшебез...10 елдан артык намус белән Үзәк районы хакимияте башлыгы булып эшләде. Үз позициясе булган, аны ачыктан-ачык җиткерә белгән һәм аны яклый алган кеше. Район тормышының барлык мәсьәләләре буенча гражданнар белән актив эшләде, мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итте. Сабыр, тәртипле, тыйнак кеше. Искәндәр Нургаләм улы чаңгы спорты белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнде, спорт разрядына ия иде. Үзе дә спорт чаралырында катнашты, хезмәттәшләрен дә сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә иде. Хезмәттәшебезнең вафаты уңаеннан без тирән кайгыбызны уртаклашабыз... Тормыш иптәше, бөтен гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз», - диде Наил Мәһдиев. 

Дүшәмбе, 18 апрель 2022, 08:55