Бүген Яр Чаллы «ZаРоссию» музыкаль-патриотик марафонына кушылды. Исегезгә төшерәбез, марафон кысаларында шәһәребездә рок-музыкантлар Александр Ф.Скляр һәм Джанго чыгыш ясый.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җыелучыларны сәламләп, патриотик чараның мөһимлеген билгеләп үтте: «Бүген без бу көннәрдә бөтен ил буенча уза торган «ZаРоссию» музыкаль-патриотик марафонын каршы алабыз. Россия Федерациясенең барлык федераль округлары да диярлек бу масштаблы проектта катнаша, әлбәттә, Яр Чаллы искәрмә түгел. Без мондый чараларны һәрвакыт хуплыйбыз. Яр Чаллы – хезмәтчән шәһәр, шәһәр язмышы, чаллылыларның язмышы дөньядагы иң зур автомобиль заводының бөек төзелеше белән билгеләнгән. Узган гасырның 60 нчы елларында бирегә Союз Республикаларының төрле почмакларыннан кешеләр килгән. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 80нән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши һәм без моның белән горурланабыз. Соңгы елларда шәһәрдә социаль-мәдәни объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр, театрлар, бассейннар, спорт комплекслары актив төзелә. Болар барысы да Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән башкарыла. Без – Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының бер өлеше. Бүген без танылган музыкантларны каршы алабыз, аларның чыгышын көтәбез. Бу сәхнәдән, Россия һәм аның күпмилләтле халкын хуплау максатыннан, тынычлык, дуслык, илнең бүгенгесе, үткәне һәм киләчәге турында җырлар яңгыраячак».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 апрель 2022, 17:10