Яр Чаллы «ZаРоссию» музыкаль марафонына кушылды. Чаллылылар өчен «Ва-БанкЪ» рок-төркеме лидеры Александр Скляр һәм Россия музыканты Джанго, шулай ук "Веретено" кавер-төркеме чыгыш ясады.
Концерт Орган залы каршындагы мәйданда узды, анда алдан сәхнә корылган иде.
Кунакларны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сәламләде. Ул шәһәр тормышы турында сөйләде, Яр Чаллыда 80нән артык милләт яшәвен билгеләп үтте: «Без Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының бер өлеше булып торабыз. Бүген бу сәхнәдән, Россия һәм аның күпмилләтле халкын хуплау максатыннан, тынычлык, дуслык, илнең бүгенгесе һәм үткәне турында җырлар яңгыраячак».
Концертның хедлайнерларының берсе – Джанго (Алексей Поддубный), үзенең чыгышын танылган, «Бой с тенью» фильмының саундтрекы булып торган «Холодная весна» җыры белән ачып җибәрде. Музыкант Донецк һәм Мариупольдән концертлар белән кайтуын билгеләп үтте.
«2015 ел башыннан мин Луганск һәм Донецк шәһәрләренә барам, анда концертлар уздырам. Безнең төркемдә Донецк Халык Республикасыннан музыкантлар күп. Хәзер «Холодная весна» җырының әһәмияте яңа төсләр белән сугарылды», - диде Алексей Поддубный.
Иң яхшы рок-хитларны Александр Скляр башкарды.
Концертта катнашучылар дуслыкка, мәрхәмәтлелеккә багышланган «Безнең йөрәкләр яктысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Чаллылылар керү юлында волонтерлар тараткан көзге өслекле йөрәкләрне югары күтәреп, сәхнә экранындагы Z хәрефенә яктылыкны юнәлттеләр.
Бәйрәм кунаклары өчен Мария Ватутина башкаруында патриотик шигырьләр яңгырады.
«ZаРоссию» марафоны 5 майга кадәр илнең алты федераль округында – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер федераль округларының 30дан артык шәһәрендә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 апрель 2022, 20:28