Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда киңәйтелгән киңәшмә барышында физик культура һәм спорт идарәсе тармагында 2022 елга перспектив бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы спорт министрының урынбасары Алмаз Миңгулов физик культура һәм спорт тармагын цифрлы трансформацияләү якындагы елда өстенлекле тармакларның берсе булачак дип билгеләде.

«Мөгаен, тиздән тренер планшет белән тәрбияләнүчеләрнең нәтиҗәләрен теркәп барыр һәм барлык мәгълүматлар бердәм программа продуктларында җыелып барыр. Безгә күрсәткечләр чагылдырылган тренерның электрон паспорты мөһим. Болар барысы да комплекслы эш. Россия Спорт министрлыгында бу программа бара, безгә дә сезнең белән бу юнәлештә эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Алмаз Миңгулов.

Билгеләп үтик, 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. 2021 елда шәһәрнең спорт учреждениеләре «Минем спорт» һәм «Навигатор» яңа цифрлы платформаларында эшли башлады.

«Минем спорт» – профессиональ тренерлар, спортчылар һәм спорт өлкәсе өчен алдынгы IT-белгечләр тарафыннан эшләнелгән түләүсез онлайн-платформа. Киләчәктә әлеге платформа тренерлар, спортчылар һәм аларның әти-әниләре өчен алыштыргысыз ярдәмче булырга тиеш.

Шулай ук хәзерге вакытта идарә тарафыннан спорт разрядларын һәм судьялар категорияләрен электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып барыла.

«Спорт төрләре буенча учреждениеләр, федерацияләр, ассоциацияләр һәм берлекләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм, бу катлаулы процесс һәм спорт оешмалары хакимиятләренең, белгечләренең һәм тренерларының карашын үзгәртүне таләп итә. Моны исәпкә алуыгызны сорыйм. Цифрлаштыру – яңа мөмкинлекләр һәм горизонтлар, бу бик җитди һәм безнең белән озакка», - дип билгеләп үтте Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.

Җомга, 15 апрель 2022, 15:20