Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсенең тармак киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының урынбасары Алмаз Миңгулов, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.
2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сөйләде: «Шәһәрдә Россия Федерациясендә танылган 76 спорт төре үстерелә. Яр Чаллы шәһәрендә даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 254 959 кеше тәшкил итә, бу 3 яшьтән өлкән халык санының 50,7 проценты. Шәһәр халкы арасында йөзү, футбол, баскетбол, волейбол, шахмат, җиңел атлетика, хоккей һәм көрәш төрләре аеруча популяр», – диде ул.
Безнең шәһәрдә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә 140 меңнән артык эшче һәм хезмәткәр җәлеп ителгән. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, эшче яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә зур игътибар бирелә.
«Массакүләм спортны үстерү юнәлешләренең берсе булып спорт клублары белән эшләү тора. Яр Чаллы шәһәрендә һәр кеше үзенә физик культура белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар таба ала. Хисап чорына бу юнәлештә 47 шәхси клуб үз эшчәнлеген алып бара, аларның саны ел саен арта бара, бу даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуын раслый. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Яр Чаллы шәһәрендә муниципаль спорт объектлары базасында бушлай дәресләр оештырылды», – дип билгеләп үтте ул.
Роман Насрединов шулай ук шәһәр спортчыларының уңышларын да әйтеп үтте.
«КАМАЗ-Мастер» командасы гадәттәгечә 2021 елны «Дакар-2021» раллиенда җиңүдән башлады. Танылган халыкара ралли-марафоны Согуд Гарәбстанында узды. Ралли-марафон нәтиҗәләре буенча йөк машиналарының гомуми зачетында өч призлы урыннны да «КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары яулады.
23 яшькә кадәрге спортчылар арасында Финляндиядә узган чаңгы ярышлары буенча Яшьләр чемпионатында «Титан» спорт мәктәбе спортчысы Сергей Ардашев көмеш һәм бронза медальләр яулады.
Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында Россия Федерациясенең велоспорт буенча җыелма командасы составында «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе шәкерте Илнур Зәкәрин чыгыш ясады.
«Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы Кирилл Козлов батутта сикерү буенча Европа Беренчелегенең бронза призеры булды, шулай ук Дөнья Кубогында көмеш медаль яулады.
Мәскәүдә узган авыр атлетика буенча Европа чемпионатында «Төзүче» спорт мәктәбе спортчысы Зөлфәт Гәрәев көмеш медаль яулады, ә Дөнья Чемпионатында бронза медаль яулады.
«Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Нияз Билалов дзюдо буенча «Гранд Шлем» халыкара ярышларында җиңүче булды.
Анна Казарновская ВТФ тхэквондо буенча Дөнья Чемпионатының көмеш призеры булды. ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионатында Сергей Кирсанов, Юлия Зайцева, Анна Казарновская, Роман Лещев, Алена Миронюк, Рафаэль Камалов җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Чара ахырында тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 апрель 2022, 15:07