Санитар-экологик икеайлык кысаларында 13 апрельдә район хакимиятләре территорияләрендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 1 548 кеше катнашты. Шәһәр территорияләрен чүп-чардан чистарту эшләре дәвам итә.
Өмә барышында Үзәк район хезмәткәрләре, 13 нче мәктәп укучылары белән берлектә, Энтузиастлар бульварында кар аттылар һәм газоннарны чүп-чардан чистарттылар. Азатлык мәйданында 17 нче мәктәп укучылары Тынычлык проспектыннан Х. Туфан проспектына кадәр участокта газонны тырмаладылар.
«Шатлык» яшьләр үзәге хезмәткәрләре учреждение территориясен тәртипкә китерделәр. Үзәк районы территориясендә санитар чистарту чараларында 500дән артык кеше катнашты.
Автозавод районы территориясендә 32 нче мәктәпнең 35 укучысы Җиңү паркының мемориаль зонасын чистарттылар. Кар аттылар, газоннарны тырмаладылар, чүп-чар җыю башкарылды.
20 кешедән торган Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре Сидоровка күпере тирәсен, тимер юл буйларын, Кама аръягы районындагы территорияне чүп-чардан чистарттылар. 20 капчык чүп-чар җыелды. Шулай ук «Сидоровка» паркында Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары тарафыннан чүп-чар җыю һәм кар ату эшләре башкарылды. Тинчурин бульварында 1 нче мәктәпнең 15 укучысы эшләде, бульварның бөтен территориясен чүп-чардан арындырдылар. Моннан тыш, Зяб поселогының 15 нче комплексында «Тридевятое царство» скверында 21 нче мәктәп укучылары территорияне чистарту буенча эшләр алып бардылар.
Идарәче компанияләр, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр тирә-юньне төзекләндерү буенча эшләрне башладылар. Кар ату, агачларны кисү, чүп-чар җыю, территорияләрне себерү һәм тырмалау буенча эшләр алып барыла.
Өмә барышында идарәче компанияләрнең, предприятие һәм оешмаларның, ТИҮ рәисләренең, гомуми белем бирү оешмаларының актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 15:51