Бүген, 13 апрельдә, "Жемчужина" шифаханәсендә һәм «КАМАЗ» кунакханәсендә Украинадан китәргә мәҗбүр булган гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.
Ярминкәдә катнашу өчен гражданнарның һөнәрләренә һәм теләкләренә туры килгән предприятиеләр чакырылган иде.
Эш урыннарын "КАМАЗ" ААҖның Кою заводы, "Кориб" компанияләр төркеме, "Технотрон Метиз", «Домкор Индустрия», «Челны-Хлеб», «Булгарпиво», «Начало», Лоханин шәхси зшмәкәр һ.б. тәкъдим иттеләр. Гражданнар 200гә якын вакансия сайлап ала алдылар: инженер-технолог, юрисконсульт, маркетинг буенча белгеч, кондитер, официант, слесарь-ремонтчы, сатучы, пешекче, автомобиль йөртүче, автоэлектрик, механик, склад хезмәткәре һәм башкалар. Хезмәт хакы 100 000 сумга кадәр. Кайбер эш бирүчеләр туклану һәм торак өчен компенсацияләр тәкъдим иткән.
Вакансияләр ярминкәсендә 58 кеше булды. 45 кеше анкеталар тутырды һәм эшкә урнашырга әзер.
"Рәсәй эше" кадрлар үзәге теләгән кешеләрне эшкә урнаштыру максатыннан, һәр көнне эш бирүчеләр белән очрашулар уздыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 13:51