Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә IV чакырылыш Шәһәр Советының XIV утырышы узды.

Көн тәртибендә беренче булып Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды.

Регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын билгеләү конкурсын үткәрү буенча конкурс комиссиясе әгъзасы Евгений Архипов хәбәр иткәнчә, вазыйфага ике кандидат – Фәрид Салахов (Башкарма комитетның гамәлдәге җитәкчесе) һәм Азамат Вилданов («Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ генераль директоры) дәгъва иткән.

Ике кандидат та депутатлар алдында чыгыш ясадылар, якын киләчәккә шәһәр үсешенең төп векторлары турында фикер йөрттеләр. Аерым алганда, Азамат Вилданов Яр Чаллы халкының үсеп килүче буыны шәһәрдә калсын һәм шәһәр өчен перспективалы проектларны алга җибәрү белән шөгыльләнсен өчен, яшьләр инфраструктурасын үстерүгә җитди игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Фәрид Салахов ике ел эчендәге эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде һәм Яр Чаллының алга таба үсешен тәэмин итү максатларында хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде. «2022-2025 елларда икътисад үсешенең төп юнәлешләре – 2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәү, шулай ук милли проектларда, федераль һәм республика программаларында актив катнашу.  Эшмәкәрләрне алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә яңа инвестицион проектлар белән җәлеп итүне, бизнеска ярдәм итү буенча федераль фондлар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Ике кандидат та депутатлар сорауларына җавап бирде, шуннан соң ачык тавыш бирү узды. Шәһәр парламентарийлары Фәрид Салахов кандидатурасын бертавыштан хуплады. 

Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 11:57