Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Бөек Ватан сугышы ветераны Илгизәр Гариф улы Идиятуллин белән очрашты.
Бүген ветеран 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, бер ел элек ул Фәрид Салаховны юбилеена кунакка чакырган иде.
Чәй өстәле артында ветеран хатирәләре белән уртаклашты.
Илгизәр Гариф улы Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Пенза өлкәсендә 14 нче ат артиллериясенең запас полкында хезмәт итә. 1945 елда Иранга җибәрелә. «Германияне Җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Яр Чаллы шәһәрендә Илгизәр Гариф улы гаиләсе белән 70 ел яши. 20 ел урман эшкәртү базасында тракторчы булып эшли. 1972 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр «КАМГЭС»та бульдозер машинисты булып эшли.
Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 апрель 2022, 15:31