12 апрельдән 5 майга кадәр илнең алты федераль округында – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер федераль округларында «ZaРоссию» музыкаль – патриотик марафон узачак. Анда кече һәм урта шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашачак, аларда популяр рок-һәм поп-башкаручылар концертлары узачак, ә финалда «Безнең йөрәк уты» эстафетасына кушылачак.
Көндез «Белем» Россия җәмгыяте экспертларының лекцияләре узачак, программа өч трекны берләштерә. Беренчесе – «Яңа горизонтлар» россиялеләр өчен яңа шартларда ачыла торган мөмкинлекләрне һәм перспективаларны күрсәтәчәк. Белгечләр җитештерүнең төрле тармакларын үстерү фаразлары белән уртаклашачак, импортны алмаштыру, яңа бизнес-проектларга мохтаҗ булган заманча технологияләр турында сөйләячәкләр.
«Россиянең дөньядагы роле» трекы кысаларында гуманитар белемнең төрле өлкәләреннән килгән профессионалларның чыгышлары планлаштырылган, монда сүз дәүләтне торгызу процессы, аның суверенлыгы һәм төрле чорларда стратегик мәнфәгатьләре турында барачак.
«Без бергә» трек программасында – төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм спорт, мәдәният, башка өлкәләрдә россиялеләрнең күренекле казанышлары турында фикер алышу. Шулай ук игътибар үзәгендә хәйрия һәм үзара ярдәм, стресска каршы көрәш ысуллары һәм критик фикерләүне үстерү булачак.
Чара 15 апрельдә 10:00 сәгатьтә башланачак. Лекцияләр КФУда Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 13А адресы буенча узачак.
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://www.znanierussia.ru/events/novye-gorizonty-naberezhnye-chelny-292
Кичке өч сәгатьлек «ZaРоссию» концертында шәһәр халкы ял итә һәм якты хис-кичерешләре белән уртаклаша алачак. Кич буе мәйданчыкта шәһәрнең хәйрия фондлары турында мәгълүмат стенды эшләячәк, анда аларның эшчәнлегенә ничек кушылырга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Концерт 17:00 сәгатьтә Орган залы каршындагы мәйданда узачак. Сәхнәдә рок-музыкантлар Александр Ф.Скляр һәм Джанго чыгыш ясаячак.
Программа шәһәрләр арасында «Безнең йөрәк уты» гомумроссия эстафетасы белән тәмамланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 14 апрель 2022, 08:38