Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 16 292 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 310,1 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 17,3%ка кимрәк.

«Узган атна белән чагыштырганда нибары җиде очракка кимү күзәтелә. Алдагы атнада 180 очрак булса, узган атнада 173 очрак теркәлде», – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Роспотребнадзор белгечләре хуҗалык итүче субъектларны тикшерүне, шул исәптән территорияләрне санитар чистарту буенча чаралар үткәрүгә планлы күчмә тикшерүләрне дәвам итәләр.

«Атна дәвамында җаваплылыкка тартылган вазыйфаи һәм юридик затлар юк. Кар эрү сәбәпле, үз территорияләрен тиешле тәртипкә китермәгән очракта, ваемсыз җитәкчеләр РФ Административ хокук бозулар кодексының маддәләре буенча җаваплылыкка тартылачак», - дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев.

«Без башта кисәтү ясыйбыз дип килештек, хәер, кыштан соң барысы да оператив рәвештә җыештырылырга һәм тәртипкә китерелергә тиешлеге аңлашыла. Бу матурлык өчен генә түгел, ә язгы сулар белән Чаллы, Мәләкәс һәм Кама елгаларына агып китмәсен өчен дә», – диде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 11 апрель 2022, 09:36