Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэриясендә импортны алмаштыру максатларында Республика маркетинг үзәге ресурсларын куллану мәсьәләсе буенча семинар узды. Очрашуга Яр Чаллы эшмәкәрләре чакырылган иде.

Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. «Без бөтен ил буенча ниндидер комплектлау әйберләре эзлибез, ә алар безнең шәһәрдә җитештерелә икән.  Бүген Яр Чаллыда көнкүреш техникасы да җитештерелә. Haier суыткычларын локальләштерү дәрәҗәсе 70% тәшкил итә», - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер җыелучыларга Республика маркетинг үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Республика маркетинг үзәге ул – импортны алмаштыру продукциясе: комплектлау, чимал, җиһазлар, төрле товарлар буенча тәкъдимнәр тупланган мәйдан.

Шулай итеп, дүрт меңнән артык предприятие 125 миллиард сумга якын акча эшли алган инде. Шул ук вакытта ресурста җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен тәкъдимнәр бар.

Семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Җомга, 8 апрель 2022, 13:20