Дүшәмбе, 14 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мәүлидә Фәссахетдин кызы Сибгатуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Татарстан АССРның Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында туа. Җиде сыйныф тәмамлый, алга таба уку мөмкинлеге булмый. 14 яшендә колхозда эшли башлый. Нигездә терлекчелектә, кырчылыкта эшли, урман әзерләүдә дә хезмәт куярга туры килә. Күрше авылдан фронтовикка кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә 11 бала тәрбияләп үстергәннәр. Яр Чаллыга 2019 елда күченгән.

I һәм II дәрәҗә «Ана даны» ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре бар.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Котлауларга «Уютный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Марина Җәләлиева да кушылды.

Җомга, 8 апрель 2022, 11:03