Дүшәмбе, 14 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт сатып алуларында катнашучыларга ярдәм итү чараларын күрсәтүгә юнәлдерелгән закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта каралды һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Аерым тәртиптә каралган документ белән без Россиягә каршы санкцияләр шартларында сатып алулар турындагы законнар нигезләмәләренә төзәтмәләр кертәбез, сатып алуларда катнашучыларга ярдәм итәбез, шул исәптән товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә түләү срокларын кыскарту, бердәнбер тәэминат итүчедән сатып алу тәртибен гадиләштерү һәм башка чаралар», - диде.

Закон проекты белән Россия Федерациясенә, РФ гражданнарына һәм Россия юридик затларына карата дошманлык кылган чит ил дәүләтләре тарафыннан сәяси яки икътисадый санкцияләр кертелгән һәм чикләү характерындагы чаралар кертелгән заказчылар өчен ябык конкурс, электрон формада ябык конкурс, ябык аукцион, электрон формада ябык аукцион кебек ябык конкурентлы алымнарны куллану хокукын күздә тоту тәкъдим ителә.

2024 елның 1 гыйнварына кадәр заказчыларга, мондый объектны эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен кирәкле җиһазларны сатып алу белән бер үк вакытта, төзелеш өлкәсендә (төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләрен башкару) сатып алу мөмкинлеге биреләчәк. Бу очракта контрактта төзелеш эшләре һәм җиһазлар белән тәэмин итү буенча эшләрнең бәясен аерым язарга кирәк булачак. Әлеге үзгәрешләр заказ бирүченең бары тик бер генә сатып алу үткәрүе һәм берничә контракт төземәве хисабына капиталь төзелеш объектларын куллануга тапшыруны тизләтәчәк, ә подрядчы контрактның аерым бүлекләрен үтәү өчен субподрядчыларны тизрәк таба алачак.

Пәнҗешәмбе, 7 апрель 2022, 14:14