«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе бүген «КАМАЗ» кунакханәсендә булды, анда Мариупольдән мәҗбүри күченүчеләр урнашкан. Алар кунакларның яшәү шартларын карап чыктылар.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыга 297 мәҗбүри күченүче килде. Аларның 197се «Жемчужина» шифаханәсендә, 100е «КАМАЗ» кунакханәсендә яши.
Хәзерге вакытта оештыру мәсьәләләре хәл ителгән инде. Барлык килүчеләр дә номерларда урнаштырылган, өч тапкыр ашату оештырылган. Бүгенге көндә документлар рәсмиләштерү буенча эш алып барыла. Әлеге процессны тизләтү өчен кунакханәдә юристлар, миграция хезмәте, «Рәсәй эше» кадрлар үзәге белгечләре эшли.
Шулай ук кунакханәдә медицина ярдәме кабинетлары эшли. Кешеләр дару препаратлары белән тәэмин ителгән. Килеп җиткәннән соң барлык күченүчеләр медицина тикшерүе уздылар.
Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина кешеләрнең кәефен сорашты, алар белән аралашты.
Кунаклар яшәү шартларыннан канәгать һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен
белдерәләр.
Кайбер гаиләләр өй хайваннары белән килгән.
Килүчеләр өчен мәдәни программа да оештырылган. Мәдәният учреждениеләренә барырга теләүчеләр исемлеккә языла.
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова балаларны Педагогика университеты технопаркына экскурсиягә чакырды. Балалар өчен лего-роботлар җыю буенча дәресләр, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс үткәреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 апрель 2022, 15:46