8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен аз керемле гаиләләргә яңа түләү өчен гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза биреп, апрель аенда балага 8 яшь тулган очракта, гаилә ике ай өчен – апрель һәм май айлары өчен акча алачак.
Гаилә кеременең күләме пособие алу өчен мөһим шарт булып тора. Түләү яшәү төбәгендә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнәчәк.
Төбәктә бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100%ын тәшкил итә торган яңа түләү күләме дә керемгә бәйле. Түләүнең база күләме – 50%, ил буенча уртача 6 150 сум. Бу түләүне исәпкә алып, гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие балага төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. Бу түләүне исәпкә алып, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булса, бала өчен төбәк яшәү минимумының 100%ына максималь пособие билгеләнәчәк.
Искәртеп узабыз, хәзер 8-17 яшьлек балалар өчен түләүне ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм бу пособие күләме бала өчен төбәк яшәү минимумының 50%ын тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 апрель 2022, 13:33