Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) региональ иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган «Балкыш» («Сияние») Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VII Республика фестиваленең зональ этабы узды. 

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: соль җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор коллективлары, поэзия, сәнгатьле уку, хореография, оригиналь жанр.

Конкурс программасы Яр Чаллыда Татарстан муниципаль берәмлекләрендә ветераннар Советлары тарафыннан сайлап алынган иң яхшы коллективлар һәм башкаручыларны җыйды. Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан районнары артистлары катнашты. Барлыгы 500дән артык катнашучы булды. Һәр катнашучы үз осталыгын күрсәтте, җырлар, инструменталь композицияләр һәм хәтта шигырьләр дә яңгырады.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Аның төп бурычы – милли мәдәниятне, җыр традицияләрен саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру. 

Сишәмбе, 5 апрель 2022, 13:21