Яр Чаллыда «Мәктәп футбол Лигасы – 2022» турниры башланды. «Победа» ябык футбол манежы Яр Чаллы Мәктәп футбол лигасының иң яхшы уенчыларын җыйды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты: "Кадерле дуслар, кызлар, безнең спортчылар! Мин, "КАМАЗ" футбол клубы президенты һәм футбол сөюче буларак, сезне шәһәр, республика өчен дә, ил өчен дә уникаль булган "Мәктәп футбол лигасы" проектын ачуда сәламләвемә бик шат. Бүген безнең проект ярдәмендә Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләре шундый ук матур турнирлар оештырган. Ул җиде ел элек туган. Бу вакыт эчендә дүрт меңнән артык малай Мәктәп футбол лигасында катнаша, үзләрен, үз холкын күрсәтә алды. Боларның барысы да шәһәр өчен, Яр Чаллыда иң алдынгы уеннарның берсе үссен өчен эшләнелә", - диде мэр.
Яр Чаллының «Мәктәп футбол лигасы» ярышларында беренче тапкыр кызлар арасында да җиңүче билгеләнәчәк. Футбол буенча шәһәрнең иң көчле командалары исеме өчен барлыгы 2007-2008 елгы 32 мәктәп малайлар командасы һәм алты кызлар командасы көч сынашачак.
Катнашучыларның гомуми саны – 384 кеше. Бүген узган ел җиңүчеләре – 77 нче гимназия һәм "КАМАЗ" ФК арасында матч узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мәктәп футбол лигасы – шәһәрнең уникаль спорт проекты, ул инде алтынчы ел гамәлгә ашырыла. Илдә әлеге лиганың аналоглары юк. Бу мөстәкыйль профессиональ оешма, анда командалар үз формаларына, логотипларына, титуллы иганәчеләрнә ия. Проект шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив рәвештә хуплана. 2016 елда «Мәктәп футбол лигасы» проекты «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан расланды.
Турнир нәтиҗәләре 12 майда билгеле булачак. Ярышларда җиңүчеләр бу елның май аенда Татарстан Республикасы башкаласына барачаклар, анда алар Яр Чаллыда гына түгел, ә Татарстан Республикасында да иң көчлеләр булырга омтылачаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 апрель 2022, 15:18