Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе адресына Яр Чаллы халкыннан 57 мөрәҗәгать килгән. Бу юнәлештәге эшләр турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Яр Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.

2021 елда Татарстан Республикасы буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләрнең саны меңнән арттыка арткан, барлыгы 6 195 мөрәҗәгать килгән (2020 елда – 5 859), шулардан Яр Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе адресына 57 мөрәҗәгать килеп ирешкән (2020 елда – 51 мөрәҗәгать). Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гамәлдәге законнар нигезендә ярдәм күрсәтелгән.  

«Килгән сораулар спектры киң: торак һәм хезмәт мәсьәләләре, социаль тәэмин итү һәм социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча, шулай ук граждан-хокукый характердагы мөрәҗәгатьләр. Әйтик, узган ел иҗтимагый ярдәмче тарафыннан карауга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнардан 27 мөрәҗәгать каралды. Яр Чаллыда яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгате нигезендә, өлкән яшьтәге күршесен туганнары ягыннан тиешле дәрәҗәдә карамауга бәйле рәвештә тикшерү эше үткәрелде, нәтиҗәдә, 1 нче полиция бүлеге һәм «Ышаныч» мобиль бригадасы хезмәткәрләре чакыруга чыктылар. Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге ханымны өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иттеләр: социаль хезмәткәр аның янына көн саен ике тапкыр йөри», – дип хәбәр итте Ольга Силаичева.

Спикер хәбәр иткәнчә, вәкаләтле вәкил адресына дәүләт яки муниципаль торак фондыннан торак бинага хокукны тану турында шикаятьләр килә: күпфатирлы торак йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, гомуми йорт милкен карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты, алар өчен түләү хисаплау һәм исәпләү.

Халыкка хокукый белем бирү кысаларында «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Яр Чаллы шәһәре Россия Пенсия фонды идарәсендә Хокукый ярдәм көннәре үткәрелә. 

«Без «Җиңү өчен тест» социаль проектын тормышка ашыруда актив катнаштык, анда ВИЧ-инфекциясенә аноним тест узган гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр ала алдылар. Шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашулар оештырылды, алар кысаларында хокук саклау буенча җәмәгать ярдәмчесе үткәрә торган эш һәм проблемалы мәсьәләләр – гражданнар мөрәҗәгатьләре тематикасы белән таныштыру үткәрелде», – дип билгеләп үтте Ольга Силаичева.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «2021 елда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында»гы докладының тулы тексты белән Вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтында танышырга мөмкин (upch.tatar.ru).

Дүшәмбе, 4 апрель 2022, 09:44