Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

"Сәламәтлек-2022" Спартакиадасы кысаларында 2 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиада 22 ел дәвамында үткәрелә, аның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү тора.

Быел медицина хезмәткәрләре шахмат, бадминтон, өстәл теннисы һәм йөзү буенча көчләрен сынаштылар инде. 26 мартта волейболда хатын-кызлар ярышты, ә бүген – ир-атлар командалары арасында волейбол уены узды.

Финал уеннарында җиңү өчен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, 5 нче шәһәр хастаханәсе, Дентал-Форте, 2 нче шәһәр хастаханәсе командалары көч сынашты.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

- беренче урында – Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы,

- икенче урында  – 5 нче шәһәр хастаханәсе,

- өченче урын – «Дентал-Форте» клиникасы.

Җиңүчеләр кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Шимбә, 2 апрель 2022, 18:46