Таһир Йосыпмурза улы Мурзин Татарстан АССРның Минзәлә районы Яңа Әлем авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1944 елда фронтка алына.
Сугыштан соң озак вакытлар Пермь краеның Гремячинск шәһәрендә шахтер булып эшли. 1952 елда өйләнә. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Яр Чаллыга 1974 елда күченә, җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Гомуми хезмәт стажы 37 елдан артык. Бүген ветеранны алты оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә.
Ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 1 апрель 2022, 16:41