29 мартта «Шатлык» яшьләр үзәгендә «2022-2024 елларда Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы кысаларында «Татар егете 2022» төбәк яшьләр проекты узды.
Проект финалына Яр Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Бөгелмә шәһәрләреннән, шулай ук Азнакай, Сарман, Балтач, Арча, Яңа Чишмә районнарыннан татар телен белгән 16-25 яшьлек 11 катнашучы чыкты.
Финалистлар берничә сынау уздылар. Ул әлеге бүлекләр буенча үтте: «Батыр егет-ул ил күрке»; «Тарих байлыгы», «Эх, дәрт бар иде!», «Яшьләр көрәше».
Жюри нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде:
«Зирәк егет» - Айнур Шәймиев (Азнакай районы);
«Тел остасы» -Салават Кадыйров (Кама Тамагы);
«Шаян егет»- Инсаф Мөхәммәтгалиев (Арча районы);
«Милли җанлы егет» - Илмир Хәсәнов (Арча районы);
« Иң оста җырлаучы егет " Даниф Муллахмәтов (Менделеевск шәһәре);
« Иң көчле егет " - Камил Сәхәбиев (Сарман районы);
« Зыялы егет» - Раил Тимиров (Яр Чаллы шәһәре);
«Тапкыр егет» - Раил Харисов (Яңа Чишмә районы);
« Иң оста биюче егет» - Раушан Нигъмәтуллин ( Әлмәт шәһәре)
Тамашачылар мәхәббәте призына - Илмир Хәсәнов лаек булды
«Татар егете-2022» проектының җиңүчесе итеп Балтач районынан Инсаф Хәлиуллин танылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 18:15