Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча федераль, республика һәм муниципаль чараларны гамәлгә ашыру турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия Федерациясе икътисадын тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актларга көн саен мониторинг үткәрелә.

«Указлар бар, федераль законнар бар, әмма норматив актлар әлегә барлык федераль законнар буенча кабул ителмәгән. Әлегә 69ы кабул ителгән, аларның 27се узган атнада. Документлар көн саен диярлек кабул ителә, ситуацияне даими күзәтеп торырга кирәк. Көн саен Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтларын, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтын карап чыгарга кирәк», - диде Наталия Кропотова.

Кризиска каршы чаралар алты юнәлеш буенча алып барыла: кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү; тармак ярдәме чаралары; социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән хезмәт базарына ярдәм итү; салым стимуллаштыру һәм җайга салу чикләүләрен киметү; импортка ярдәм итү; бюджет процедураларын тизләтү һәм дәүләт компанияләре акчаларын куллану.



Полная информация обо всех мерах поддержки в этом документе: АНТИКРИЗИСНЫЕ_МЕРЫ_ПОДДЕРЖКИ.pptx

Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 16:37