Сабира Хаҗиева Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылында күп балалы гаиләдә туган. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. 20 яшендә кияүгә чыга, ире белән дүрт бала тәрбияли. 1972 елда Яр Чаллыга күченә. «АТХ-2» предприятиесендә эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Бүген ветеранны өч оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә.
«1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен», юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сабира Хаҗиевага Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 март 2022, 17:45