Бүген Яр Чаллыда шәһәр медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәрнең медицина берләшмәсе 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Катнашучылар алдында доклад белән сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елдагы иң мөһим бурычларының берсе - COVID-19га каршы вакцинация булды, ул 2020 елның ноябреннән башланды һәм хәзерге вакытта дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан коронавирус йогышы булган пациентларны дәвалау өчен бюджетара трансфертлар бүлеп бирелде. 21 меңнән артык пациент кирәкле дару препаратлары алды, аларның 17% ы волонтерлар кулыннан медикаментлар белән тәэмин ителде.
Шулай ук яңа коронавирус йогышын кичергән пациентларны тирәнтен диспансерлаштыру үткәрелә. 2021 елда аны 72 меңгә якын кеше узды, шуларның 13 меңгә якыны медицина күрсәткечләре буенча тирәнтен диспансерлаштыруның II этабына җибәрелде.
Профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча барлыгы 59 мең авыру теркәлгән (59 497), 1 483 пациент диспансер исәбенә алынган.
Ачыкланган авырулар структурасында беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары (454 кеше – 24%), икенче урында – ашкайнату органнары авырулары (258 кеше -13,7%), өченче урында - эндокрин системасы авырулары, туклану бозылу һәм матдәләр алмашу бозылулары (100 кеше - 5,3%).
Узган ел 67 табиб грант алу өчен хупланды. Бу Татарстан Республикасы буенча грант алучыларының барлык саныннан 53,6% тәшкил итә. Барлыгы грант программасы ярдәме белән Яр Чаллыга 360 табиб эшләргә килде.
Александр Николаев Наил Мәһдиевка медицина белгечләрен җәлеп итүдә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтен җиткерде.
Наил Мәһдиев бу юнәлештә эш дәвам итәчәген билгеләп үтте һәм шәһәрнең медицина берләшмәсенә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде: «Чаллыда яшәүчеләр исеменнән сезнең намуслы хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз, фидакарьлегегез нәтиҗәсендә бик күп кеше гомере сакланып калды», - диде шәһәр мэры.
Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 март 2022, 15:35