2022 елга сәламәтлек саклау өлкәсендә перспективалы бурычларны шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев медицина советының киңәйтелгән утырышында билгеләде. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Илдар Фатихов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узды.
Шулай итеп, эшнең төп юнәлешләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру, халыкка һәм пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру, махсуслаштырылган медицина ярдәмен камилләштерү, шәһәр халкына онкология ярдәме күрсәтүне камилләштерү, эзлекле һәм системалы кадрлар сәясәте, шәһәрдә кадрлар кытлыгын бетерү, Яр Чаллы инфекция хастаханәсенә капиталь ремонт ясауны дәвам итү, шәһәрнең 68-71 микрорайонында яшәүчеләр өчен шәһәр поликлиникасының модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү, проект оешмалары белән эшләү һәм 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын проектлау буенча эш алып бару булачак.
«2021 елда сезнең актив ярдәмегез белән, хөрмәтле Наил Гамбәр улы, республика җитәкчелеге тарафыннан 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын төзү буенча проект эшләрен уздыруга финанс чаралары бүлеп бирү кирәклеге турында карар кабул ителде һәм 2021 елда проект алды эшләре башланды. Быел йогышлы авырулар стационарының Б блогына капиталь ремонт ясауның икенче этабы башланды.
Хөрмәтле Илдар Разинович, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының мәжбүри медицина иминияте фонды, Социаль иминият фонды, Росздравнадзор, Роспотребнадзор, шәһәрнең муниципаль хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлек итеп, Чаллы шәһәрендә сәламәтлек саклау тармагы милли проектларның максатчан күрсәткечләренә ирешүнең барлык куелган бурычларын, әлеге күрсәткечләрен үтәү өчен без бөтен көчебезне куячакбыз, дип ышандырырга рөхсәт итегез.
Хөрмәтле коллегалар, медицина учреждениеләренең барлык хезмәткәрләренә, шулай ук "кызыл зонада" эшләүчеләргә тагын бер кат тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Куелган бурычларны уңышлы хәл итүнең нигезе - уртак максатларыбызга ирешү өчен безнең берлектә эшләвебез», - диде Александр Николаев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 март 2022, 19:23