Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина 2021 елда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 2539,87 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция алынган (2020 елда – 2288,5 литр).
Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында мәгълүмат территориаль органга төрле элемтә каналлары аша килеп ирешә: Кайнар линия, төрле ведомстволарның, прокуратураның, башкарма комитетларның интернет-кабул итү бүлмәләре һәм «Халык контроле»Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан. 2021 елда 338 гариза (2020 елда – 594) һәм 110 гражданнар мөрәҗәгате (2020 елда – 96) килгән.
Моннан тыш, 2021 елда территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан «икеләтә» билгеләнештәге спиртлы сыеклык сатуның 55 очрагы (2020 ел – 60) ачыкланган. Спиртлы сыеклык хуҗалык товарлары сату рәвешендә зур булмаган сәүдә нокталарында, шул исәптән күпфатирлы йортларның керү юлларында урнашкан шәхси милектәге торак булмаган биналарда сатыла, бу контроль чаралар үткәрүне һәм аларның законсыз эшчәнлеген туктатуны кыенлаштыра.
Шулай ук 71-26-36 телефоны буенча законсыз алкоголь сату фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 март 2022, 09:25