Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Галимова 21 нче «Шатлык» балалар бакчасының 8 нче төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Без табигать коткаручылары» дигән темага экологик дәрес үткәрде.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр чүп-чарны сортларга аерырга гына түгел, ә табигатьне, аның байлыкларын сакларга да өйрәнделәр һәм чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга ташларга, зарарлы материаллардан эшләнгән әйберләрне азрак кулланырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЭКОдәрес ахырында балаларга бүләкләр таратылды.

Чәршәмбе, 16 март 2022, 17:03