Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Салым кодексында каралган салымнарны һәм башка мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибен гадиләштерүче һәм камилләштерүче закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: "Әлеге закон проекты партиянең халык программасы пунктларының берсе – салым белән идарә итүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерү максатыннан тормышка ашырыла. Бердәм салым счеты ярдәмендә гражданнарга, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга күп санлы түләү йөкләмәләрен тутырырга кирәк булмый. Барысын да бер түләү белән түләргә мөмкин булачак, бары тик һәр салымның суммасын һәм ИНН күрсәтү кирәк".
Закон проекты кабул ителгән очракта, салым түләүченең төрле салым төрләре буенча бер үк вакытта бурычлары һәм артык түләүләре юкка чыгарылачак. Әгәр бердәм счетка күчерелгән акчалар тиешле салымнарның гомуми суммасыннан артып китсә, аларны кире кайтарырга яки салым түләүченең гаризасы буенча башка зат салымнарын түләү хисабына күчерергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, закон проекты түләү календарен гадиләштерү өчен салымнарны түләүнең бердәм срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Закон проекты кабул ителгән очракта, тәкъдим ителгән үзгәрешләр 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 февраль 2022, 17:26