Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Надежда Ивановна Кончева котлаулар кабул итте.

Надежда Ивановна Октябрь районында туа. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Мамык авылында район хәзерләү конторасында өлкән бухгалтер булып эшли. 1945 елда кияүгә чыга, улын тәрбияләп үстерә. 1961 елда Октябрь райкомында партия исәбе секторы мөдире булып эшли. 1972 елның августында КАМАЗның Яр Чаллы парткомына сектор мөдире итеп билгеләнә. 1988 елда лаеклы ялга чыга, хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

Бүген ветеранны өч оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә. Надежда Ивановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», «КАМАЗ төзелеше ударнигы» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 11 февраль 2022, 14:48