Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Григорьевич Халтуринга 90 яшь тулды. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
Владимир Григорьевич Киров өлкәсенең Яраң районы Тарасово авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң Свердловск тау институтына укырга керә. «Әлмәтнефть» Нефть-газ чыгару идарәсендә, Сарман районында «Җәлилнефть» Нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары, баш геолог булып эшли. 1998 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп киләләр. Ике бала тәрбияләп үстергән, ветеранның ике оныгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсенең бронза медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. «Россия Федерациясенең атказанган геологы», "Татнефть" берләшмәсенең мактаулы нефтьчесе", «СССРның нефть сәнәгате отличнигы», «ТАССРның атказанган нефтьчесе», ике тапкыр СССР Минтехпром премиясе лауреаты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 февраль 2022, 16:44