Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Сәмига Зарипова, Валентина Митюшкина, Маһинур Шәмсетдинова Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар кабул иттеләр.
Сәмига Зарипова ТАССРның Чаллы районы (хәзерге Тукай районы) Әҗмәкәй авылында туа. Сугыш елларында Белоус поселогы колхозында урман кисүдә эшли. Сугыштан соң гаиләсе белән Губаха шәһәренә, аннары Березники шәһәренә күчә, анда лаеклы ялга чыкканчы «УралСпецСтрой» төзелеш оешмасында төрле эшләрдә эшли. 1995 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Сәмига Зарипова гаиләсе белән өч бала тәрбияләп үстергән, аның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Валентина Митюшкина ТАССРның Минзәлә районы Сарсазтау авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң почтада, медицина пунктында санитарка булып эшли. 1982 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Ул гаиләсе белән ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Маһинур Шәмсетдинова ТАССРның Кукмара районы Киндеркүл авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында хезмәт куя. Сугыштан соң кияүгә чыга, Саба урман хуҗалыгында, аннары Тамбов якларында урман кисүдә һәм май заводында эшли. Соңрак Пермь краеның Кизел шәһәренә күченә. 1982 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы автомәктәптә һәм Ремонт-инструментлар заводында эшли. Маһинур Шәмсетдинова гаиләсе белән ике бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 февраль 2022, 11:30