Хөрмәтле чаллылылар!
Бүген илебездә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм илебез һәм дөнья фәненең алга таба үсеше хакына ачыш ясарга әзер булган кешеләрнең казанышларын тану буларак кабул ителде.
Соңгы вакыт вакыйгалары яңа технологик эшләнмәләрне гамәлгә кертү безнең җәмгыять тормышында төп рольне уйнавын аңларга мөмкинлек бирә. Россия галимнәренең кичектергесез гамәлләре яңа коронавирус йогышы таралуы юлында ышанычлы киртә булып тора.
Яр Чаллы үзенең фәнни хезмәткәрләре һәм инженер кадрлары, профессорлар-укытучылар составы һәм студентлар, укытучылар һәм укучылар белән хаклы рәвештә горурлана. Фәнни түгәрәкләрдә, лабораторияләрдә, фәнни-техник үзәкләрдә эшләп, алар икътисадның төрле тармакларын яңа, көндәшлеккә сәләтле үсеш дәрәҗәсенә тиз арада күчерүгә ярдәм итә.
Бу ел Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак узачак. Заманча технологияләр тормышыбызның барлык өлкәләренә, шул исәптән фәнгә дә ныклап үтеп керә. Цифрлы платформалар галимнәрнең яңа фәнни эшләрен гамәлгә ашыру вакытын шактый киметергә, шулай ук иҗади эзләнү һәм реаль нәтиҗәләргә ирешү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Гомерләрен фундаменталь һәм гамәли фән үсешенә багышлаган барлык кешеләргә киләчәктә һөнәри уңышлар, зур ачышлар, ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим!
Россия фәне көне белән!
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 февраль 2022, 08:59